Хөрмәтле укытучылар, өстәмә һәм һөнәри белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары!

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, районыбыз һәм республикабызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный.


      Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Районыбызның мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткән ветеран укытучыларыбызга аерым рәхмәтебезне белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International