Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Олыяз “Чәчкә” балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үтте. Әти- әниләр арасында иң үзенчәлекле чыршыга бәйге игълан иттек. Әти-әниләр берсеннән-берсе кызыклырак чыршылар ясап алып килделәр. Алар арасында: токмачтан ясалган, җептән бәйләнгән, күркәләрдән , төсле кәгазьдән ясалганнары бар иде. Бакчаның әйләнә- тирәсе дә чын әкият иленә әйләнде. Бәйрәмгә кунакка килгән Кыш бабай һәм Кар кызын, Убырлыны, Төлкене балалар бик шатланып каршы алдылар. Күчтәнәчләренә, бүләкләренә бик шатландылар һәм үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International