Тимершык авыл җирлеге хәбәрләре.

2018 елның 2 гыйнвары, сишәмбе

30 декабрь көнне Тимершык авыл җирлегенә кергән мәдәният йортларында   “Яңа ел” бәйрәм тамашалары булып үтте. Мәдәният йортлары хезмәткәрләре, китапханәчеләр һәм үзешчән сәнгать әһелләре бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгән иделәр. Бал-маскарад югары рухта барды. Килгән кунакларны һәм катнашучыларны Кыш бабай һәм Кар кызы яңа ел белән котлады. Тамашачылар белән дә төрле күңелле уеннар оештырылды. Катнашучыларның барсына да яңа ел сувенирлары һәм Кыш бабай күчтәнәче бирелде. Бал-маскарад югары күңел күтәренкелеге белән барды, тамашачылар бәйрәм тамашадан канәгать калдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International