“Татар милли йолалары”

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Буген Шекше “Акчарлак”балалар бакчасында балаларда татар милли киемнәренә hәм бизәнү әйберләренә кызыксыну уяту максатыннан чара уткәрелде.Тәрбиячеләр милли киемнәрнең исемнәрен ,бизәлешләрен сөйләмдә куллану буенча эш алып бардылар.Балалар татар халкының рухи мирасы,кунел җәүhәрләре белән таныштылар.Балалар бакчасында туган телебезне ярату ,зурлау,ана соклану хисләре  тәрбияләү максатыннан  “Татар милли почмагы”булдырылды.Балалар белән татар халык уенннары  “Түбәтәй”  ,”Утыр ,утыр ,Мәликә”h.б.уеннар  уйналды.

Чараны йомгаклап    әниләрнең кул эшләреннән  кургәзмә  оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International