Килдебәк авыл җирлегендәге мәдәни чаралар.

2018 елның 2 феврале, җомга

25 гыйнварда Туктар авыл клубында Шәмәрдән участок шифаханәсе коллективаның иҗат-отчет концерты булып узды. Клубның тамаша залында алма төшәргә дә урын юк иде.  Шәмәрдән шифаханәсе коллективаның  чыгышларын тамашачы алкышлар белән каршы алды.  Әлеге концерт белән шифаханә коллективы, тагын бер кат, узләренең киң кырлы талант ияләре булуларын расладылар.

Ә 4 нче февральдә,  Килдебәк авылы мәдәният йортында, район мәдәният хезмәткәрләре башкаруында Гөлсинә Галимуллинаның  “Ай күлгә сыенганда” повесте буенча сәхнәләштерелгән  спектакле куелачак.  Башлану вакыты: 19:00 сәг.

Килдебәк авыл җирлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International