Явлаштау урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары үткәрелде.

2018 елның 5 феврале, дүшәмбе

Явлаштау урта мәктәбендә инглиз теле укытучыларының район семинары үткәрелде.Семинар “Инглиз теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлек вакытында укучыларның иҗади потенциалын күтәрү ”темасы кысаларында үтте. Халиков Рамил Рафисович  6 сыйныфларда «Free time» (Буш вакыт)дәресе һәм “Аралашу культурасы” исемле осталык классы үткәрде. Балалар, инглиз теле укытучысы Балтачова Рәмзия Камиловна җитәкчелегендә, “12 ай” исемле әкият сәхнәләштерделәр.

  Семинарда Гимназия укытучысы  Хасанова А.А., районның методик берләшмә җитәкчесе  Гумерова Г.К., чыгышлары тыңланды. Укытучылар түгәрәк өстәл артында тәңрибә уртаклаштылар. Инглиз теле укытуда килеп туган проблемаларны чишү юлларында туган сорауларга бергәләп җавап таптылар. Район методисты Мифтахова А.М., семинарга йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International