5 февраль – Завод-Нырты авылында туып ускән Советлар Союзы Герое Иван Сергеевич Башкировны искэ алу көне. И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта мәктәбендә шушы унайдан ел саен традиция буенча торле чаралар үткәрелә. Кечкенә сыйныф укучылары өчен мәктәпнең Сугышчан дан музеена экскурсиялэр оештырылды. 7 сыйныф укучылары мәктәп каршындагы И.С.Башкиров истәлегенә куелган һәйкәлнең территориясен кардан чистартып герой истәлегенә венок куйдылар. Ә 8 сыйныф укучылары әдәби-музыкаль композиция әзерләп чыгыш ясадылар.