Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында тэрбияләнүчеләр өчен күңел ачу чаралары.

2018 елның 9 феврале, җомга

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының шәфкать бүлегендә үткәрелгән “Кыш” темасына күңел ачу чарасы.

7 нче февраль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының шәфкатьлелек бүлегендә тәрбияче Садыйкова Г.Г. тарафыннан “Кыш” темасына күңел ачу чарасы – викторина үткәрелде.

Әлеге чараның максаты: балаларның кыш һәм кышкы табигый үзгәрешләр турындагы белемнәрен тулыландыру, күзәтүчәнлек, рәсемнәрдән билгеле бер охшашлык таба белүчәнлекләрен үстерү, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Балалар “Кышкы викторина”га бик теләп катнаштылар. Алар табышмакларга җаваплар эзләделәр, кышкы күренешләргә туры килгән рәсемнәрне таптылар, кыш көне күзәтелә торган күренешләрне сөйләделәр. Балалар, бер-берсен уздырып, сорауларга җавап бирделәр, агачларның төрләре, кышлаучы кошларның исемнәре, кышын йокыга талучы җәнлекләр турында да фикер алыштылар.

Викторина ахырында балалар рәсем сәнгате белән шөгыльләнде: алар һәрберсе кышкы табигатьне ясады.  Балаларга әлеге чара бик ошады, алар, чын мәгънәсендә, онытылмаслык күңел рәхәтлеге алды.

 

Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында тэрбияләнүчеләр өчен оештырылган “Хайванны сурәтлә” уены.

 

2018 нче елнын 8 нче февраль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. фикере буенча Югары Утар балалар йорты интернатында “Хайванны сурәтлә” уены оештырылды.

         Уен балаларның танып белү сәләтләрен ,кыргый һәм йорт хайваннары турындагы белемнәрен үстерү юнәлешендә барды.

         Уенның максаты табышмакларны чишеп,хайваннарның холыкларына туры китереп мимика, жест формасында тасвирлау иде.

         Нәтиҗәдә мондый уеннар балаларның сүзлек запасын баета,фикерләү сәләтләрен һәм хәтерләрен арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International