Район балалар Думасы һәм мәктәп Думасы спикерлары чираттагы утырышы

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

«Кояшкай” район балалар оешмасының еллык планы нигезендә һәм районда балалар хәрәкәтен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәгендә Район балалар Думасы һәм мәктәп Думасы спикерларының чираттагы утырышы үткәрелде.

Утырыш барышында Саба районында балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы секретаре Шавалиева Ирина Ивановнаның чыгышы тыңланды. Шәмәрдән лицееның 11 сыйныф укучысы, Район балалар Думасы спикеры ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиленең җәмәгать ярдәмчесе Гарипов Ильмир “Бала хокуклары Конвенциясе” белән таныштырды. Шулай ук Думаның вице-спикеры Гараева Камилә декабрь аенда Мәскәү шәһәрендә булып кайткан “Орленок – 2017” кышкы сменасы мизгелләре белән уртаклашты. Рәсәй балалар хәрәкәте комитеты җитәкчесе Ибрагимов Динар 2017-2018 уку елының икенче яртыеллыгына булган төрле чаралар белән таныштырды һәм актив катнашырга чакырды.

Балалар иҗат үзәгенең балалар хәрәкәтен үстерү буенча бүлек мөдире Хазиев И.И. “Ел активы – 2018” “Детство без границ – 2018” республика конкурсларында  катнашу таләпләре, кагыйдәләре белән таныштырды.

Утырышның икенче өлеше итеп Район балалар Думасы һәм Мәктәп Думасы спикерлары арасында Бала хокуклары буенча интерактив уен оештырылды. Әлеге уенда активистлар 2 командага бүленеп, интеллектуаль яктан барлыгы 5 турда көч сынаштылар.

Ахырда Сабаның үзәк урамында активистлар тарафыннан “Куркынычсыз интернет” акциясе үткәрелде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International