10 февральдә Олы Кибәче авыл җирлегендәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре "Россия Чаңгы юллары-2018" массакүләм чаңгы ярышларында катнаштылар. Чаңгычылар кайнар чәй һәм коймак белән сыйланды, җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләкләр белән КФХ Галиахметова И.М. ярдәм итте. -Олы Кибәче авыл җирлеге.