1 март көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында Татарстан Республикасы сәнгать осталарының концерты үтте. Тамашачылар алдында Ильшат Хамадиев, Зөлфирә Шәйдуллина, Айнур Муратов, Рузалия һәм Рүзәл Әхмәдиев чыгыш ясадылар. Аларның күбесе төрле республика һәм халыкара конкурслар лауреатлары. Шәмәрдән авыл җирлеге.