“Тере классика” VII Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесенең район этабы

2018 елның 6 марты, сишәмбе

6нчы март көнне “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы балалар иҗат үзәге” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы базасында  “Тере классика”  VII Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары бәйгесенең район этабы узды. Бәйгедә район мәктәпләреннән барлыгы 33 укучы катнашты. Кичәнең сценарий авторы - Евлаштау урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ахметова Светлана Владик кызы. Әлеге күпсанлы әдәби әсәрләргә бай булган тылсымлы иҗат дөньясына илтүче сәяхәтнең алып баручысы да үзе булды.

“Тере классика” бәйгесе яшүсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү,  китап уку традицяләрен яңарту, укучыларның рухи байлыкларын артыру, әдәби әсәрләр аркылы шәхси сыйфатларын, дөньяга карашлырын формалаштыруга омтылыш тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Чара барышында укучылар рус телендә үзләре сайлаган рус һәм чит ил язучылары әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләделәр. Жюри нәфис сүз осталарын аерым критерийлар буенча бәяләде.

 “Тере классика” VII Бөтенроссия бәйгесенең район этабы  җиңүчеләре итеп түбәндәге укучылар билгеләнде: Сәләтле балалар мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Вәлиева Камилә, Шәмәрдән лицееның 10нчы сыйныф укучысы Парфенова Алинә, Югары Симет урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Загриев Фоат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International