“Готов к труду и обороне” (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 6 марты, сишәмбе

6 нчы март көнне, Саба муниципаль районы спорткомплексында “Готов к труду и обороне” чарасы узды. Мәдәният хезмәткәрләре ГТО нормативлары тапшырдылар: урыннан озынлыкка сикерү, идәннән күтәрелү , турникта күтәрелү һәм башка төр нормативларын үтәделәр. “Готов к труду и обороне” комплексын кертү халыкның физик яктан әзерлеген яхшыртуда, массакүләм спорт үсешенә һәм милләтне савыктыруда ярдәм итә. Моннан тыш, ГТО яшьләрнең ялын оештыруда һәм патриотик тәрбия бирүдә уңай йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International