Балалар Иҗат үзәге Республикакүләм “Без бергә” балалар халык иҗаты фестиваль-конкурсында катнашучыларның чыгышларын бәяләүне дәвам итә. 20 март көнне район мәгариф учреждениеларында белем алучы укучылар “Нәфис сүз”, “Фольклор” һәм “Театр” номинациясендә үзара көч сынаштылар, уку елы дәвамында түгәрәкләрдә алган белем һәм күнекмәләрен бәйгедә катнашучылар игътибарына тәкъдим иттеләр.