29 март көнне район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышында Саба районының прокуроры Абитов Зөфәр Мәүлүт улы чыгыш ясады. Ул прокуратураның эше, Саба районында хокук саклауның, җинаятьчелекнең торышы турында сөйләде, күп төрле сорауларга тулы җавапларын бирде.