“Исәнме музей!” Саба туган як музее (Мәдәният бүлеге)

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

29 март  көнне Саба туган як өйрәнү музеенда яз каникуллары вакытында, экскурсияләр үткәрелде. Экскурсиядә “ МБОУ-СОШ-интернат” мәктәбенең 1 класс укучылары (класс җитәчесе Хасанова М.Г.)  һәм 3 д  гимназия укучылары (класс җитәкчесе Кашапова Д.Ш.) катнашты.
       Чараларның максаты балаларда туган илгә мәхәббәт, авылыбызның тарихы, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре, гомумән  уңай караш тәрбияләү.

        Саба туган як өйрәнү музей хезмәткәре Сунгатова Р.Р. музей белән таныштырды, һәр экспонатныӊ тарихын сөйләде.
Балалар кызыксынуларын күрсәттеләр, сораулар бирделәр, күп мәгълүмат алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International