30-31 нче март көннәрендә, Яр Чаллы шәһәрендә Зур гаилә уеннары “ГТО гаилә белән” ярышының финал этабы булып узды. Әлеге ярышта Саба районы данын Мичән төп мәктәбеннән Мифтаховлар гаиләсе яклады. Яхшы нәтижәләр күрсәтеп, Мифтаховлар призер исеменә лаек булдылар. Аларга рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез!