Иске Мичән мәдәният йортында, Керәнне авыл клубы белән берлектә,балалар өчен "Көлке капчыгы" дип исемләнгән клоуннар белән очрашу оештырылды. Балалар клоуннар белән очрашуга чиксез шат иделәр.Алар төрле уеннар уйнадылар,рәхәтләнеп күңел ачтылар,клоуннар аларны конфетлар белән сыйладылар. "Балалар,кайсыгызның клоун буласы килә?"- дип сорагач,балалар барысы да кулларын күтәреп,бердәм рәвештэ: "Мин!" - дип җавап бирделәр.Мондый җавап ишетү оештыручылар өчен иң зур бүләк иде.