Авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләр катнашында театраль тамаша узды

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Кече Шыңар авыл мәдәният йортында 21нче апрель көнне авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләр катнашында театраль тамаша узды. Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсенең Саба бүлекчәсе проекты нигезендә үткәрүлүче “Авыл кичләре” театраль тамаша яшьләр арасында иҗади эшчәнлеккә гыйльми кызыксыну уятуны күздә тота.

Театраль тамашада җаваплылыгы чикләнгән “Туган як” җәмгыятендә эшләуче яшьләр үзләренең тырышлыкларын авыл хуҗалыгы өлкәсендә генә түгел, җыр-моңга, биюгә булган  осталыкларын да  күрсәттеләр.

Әйтергә кирәк “Авыл кичләре” театраль тамаша “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны үстерү” дәүләт программасы кысаларында эшләүче “2014-2020 елларга авыл яшьләре”  дигән ярдәмчел программа нигезендә тормышка ашырыла.

 

Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International