1 нче майда Лесхоз Мәдәният Йорты хезмәткәрләре балалар белән язгы урманга сәяхәт оештырдылар. Иң башта без балаларны урманда үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдык.
Карлар эреде, сулар йөгерде
Көннәр озая. Бу кайчак була?
Балалар белән бөреләрне, беренче чәчәкләр – умырзаяларны күзәттек. Чиста,саф һава суладык, кошларның искиткеч сайрауларын тыңладык.Яз, табигать,хозурлык турында шигырьләрне искә төшереп сөйләдек.Балаларга сәяхәт бик ошады.
(Район мәдәният бүлеге)