Бүген, Байлар Сабасының 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында “Балалар бакчасында экологик тәрбия” темасына район күләм зона семинары булып үтте. Әлеге семинарда “Балачак” балалар бакчасы тәрбиячелере экологик теманы яктырткан интеграль бердәм эшчәнлекләр күрсәттеләр. Семинар барышында балалар матур күбәләк түтәленә питуния чәчәге утырттылар, чын ташбакалар белән танышып, аның үзенчәлекләрен өйрәнделәр, “Логопедия иленә” бардылар, бал кортлары тормышы белән таныштылар, урман җәнлекләре тормышын мюзиклда чагылдырдылар.
Семинар ахырында балалар бакчасының бу юнәлештә эшчәнлегенә анализ ясалды.