Халыкара музейлар көне.

2018 елның 18 мае, җомга

18 май - Халыкара музейлар көне.

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән котлыйбыз!

 

Музейлар халыкның матди тарихын, мәдәниятен, холкын һәм рухын чагылдыралар һәм саклап торалар. Алар безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирәләр.

 

Музейларның һәрберсе кабатланмас һәм үзенчәлекле, шулай да алар бергәләп мөһим вазыйфа – белем һәм тәрбия бирү, тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерү бурычын башкаралар.

 

Сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләр белдереп, сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, алга таба да  мәдәни мирасны саклап калу бурычларын уңай хәл итүдә уңышлар телибез.!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International