Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Саба гимназиясе «Шатлык» мәктәпяны лагеренда «Җәй белән балалар. Ун куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага профилактик эңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында белгечләр балаларга кояштан саклану, су коену кагыйдәләре, агулы бөҗәкләр, ашарга яраклы һәм яраксыз җиләкләр, үсемлекләр турында сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балаларга мәгълүмати буклетлар таратылды.