Пенсия фонды һәм Саклык банкы тормышка ашырган уртак проект эшли башлады. Бу айдан башлап илнең иң зур кредит оешмасы үзенең клиентлары өчен Пенсия фондының интернет-хезмэтенә керү мөмкинлеген ачты. Саклык банкының клиентлары "Сбербанк онлайн" системасына интернет яки кәрәзле телефоннан кереп, үзләренең шәхси кабинет аша Пенсия фондының интернет-хезмэтен куллана ала.Монда кешенең пенсия хокуклары формалашуы,стажы,пенсиягә түләнгән иминият взнослары,хезмәт эшчәнлеге чоры, пенсия кертемнәре туплау турында мәгълүмәтләр күренә. Шулай ук пенсияне җиткерүче оешманы да сайлау мөмкинчелеге бар. Киләчәктә "Ана капиталы" сертификатын ясатып алу һәм аны куллануга заявка калдырып булачак.