Олы Шыңар авыл җирлегендә яңалыклар

2018 елның 18 июле, чәршәмбе

2017 елдан Татарстан Республикасында модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота.  Кече Шыңар авылында шушы программа нигезендә төзелгән кибет беренче сатып алучыларын кабул итте. Биредә көнкүреш товарларыннан да, азык-төлектән дә киштәләр сыгылып тора. Заявка бирсәң, җиһаз, башка кирәк-яракларны да алып кайталар. Сәүдә ноктасының мәйданы 50 квадрат метр тирәсе. Ул электр белән җылытыла. Бина якты, җылы. Кибетче Гөлүсә Гыйлметдинова 358 кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Мондый модульле кибетләр үзебезнең Татарстанда эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International