Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Россия хәрби тарихының истәлекле көннәре кысаларында Әфганстан Республикасы территориясеннән совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулуга багышланган Батырлык дәресе үткәрделәр.
Әлеге дәреснең максаты – патриотик хисләр формалаштыру, әфганчыларга ихтирамлы мөнәсәбәт, Ватаныбызның героик үткәне өчен горурлык тәрбияләү.