“Борын – борын заманда...”

2019 елның 22 июле, дүшәмбе

20 июль көнне Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре фольклор кичәсе - “Борын – борын заманда...” дип исемләнгән кич утыру чарасы үткәрде.  Чарада телдән – телгә, буыннан–буынга күчеп безнең көнгә кадәр килеп җиткән халкыбызның иҗат әсәрләре, энҗе – мәрҗәннәре.  мәкаль-әйтемнәрнең нигезендә яткан уй–фикер, җырлы–биюле уеннар , такмаклар,  әкиятләрнең серле дөньясы турында әңгәмә корылды. Уңган ханымнар үзләренең кул эшләрен тәкъдим итте.  Борыңгы көмеш бизәнү әйберләренә күзәтү ясалды, әбиләребезнең яулык ябу ысуллары да искә төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International