24 январь көнне Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы булды. Россия печате көне булып узу уңаеннан, периодик басмалар турында сөйләшү дәвам ителде. Әңгәмәнең темасы: ““Гаилә һәм мәктәп” журналында - гаиләдәге тәрбия”.
Бүген Саба “Кыңгырау” балалар бакчасының зурлар төркеме балалары Саба районының музеена экскурсиягә бардылар.