24 январь көнне Район китапханәсенең уку залында “Сөембикә” клубының чираттагы утырышы булды. Россия печате көне булып узу уңаеннан, периодик басмалар турында сөйләшү дәвам ителде. Әңгәмәнең темасы: ““Гаилә һәм мәктәп” журналында - гаиләдәге тәрбия”. “Гаилә һәм мәктәп” журналы 2013 елның августыннан чыгарыла башлый, айга бер тапкыр килә. “Гаилә һәм мәктәп”нең төп миссиясе – ата-аналарга, әби-бабайларга, гомумән, үсеп килүче яшь буынны физик һәм рухи яктан сәламәт итеп күрергә теләүчеләргә төпле киңәш бирү, аларның тәҗрибә уртаклашуын оештырып җибәрү, журнал битләрендә белгечләр белән очраштыру. Журнал номерларына күзәтү ясалды: тышлыктагы “Йолдызлы гаиләләр”, баланың аңын үстерүдә ярдәмгә килүче уеннар турындагы кызыклы статьялардан өзекләр укылды.