ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

«Кояшкай” район балалар оешмасының еллык планы нигезендә һәм районда балалар хәрәкәтен үстерү максатыннан Балалар иҗат үзәгендә Район балалар Думасы һәм мәктәп Думасы спикерларының чираттагы утырышы үткәрелде.

  10 февраль көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен тыл ветераны, "Ана даны" медале иясе Сайфуллина Сәкинә Зарифулла кызы билгеләп үтте. Сәкинә апаны, туган көне белән, Халыкны социаль  яклау идарәсе начальнигы М.М.Хуҗин, Саба шәһәр җирлеге урынбасары Р.М. Хасанов тәбрикләде.Саба шәһәр җирлеге.

 

Кичә 12енче гыйнвар конне Тимершик авылында ир-атлар арасында алкалы хоккей буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.

Иске Икшермә авылында урнашкан “Тургай” приютында эшләүче хезмәткәрләр 10 февраль көнне барсыда бергәләп “Лыжня России 2018» да катнаштылар. Саф һавада булу һәркемнең кәефен күтәреп кенә калмады, сәламәтлекләренә дә бик яхшы яктан тәэсир итте.

 

2018 елның 8 февралендә Юлбат авыл җирлеге халык җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов, башкарма комитет житәкчесе М.Р.Ишниязов, район башлыгы урынбасары Р.Р.Закирҗанов, полиция вәкиле Ф.Г.Шиһабиев, МЧС вәкиле А.Р.Галимуллин, Энергосбыт директоры Р.Х.Галимҗанов, җирлек башлыгы Т.Р.Шамсиевның чыгышлары тәкъдим ителде.

10 февраль көнне Юлбат авыл җирлегендә "Россия чаңгы юллары - 2018" дип исемләнгән ярыш үткәрелде. Юлбат авыл җирлеге.

10 нчы февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә Бөтенроссия "Инженерные кадры России-2018" ярышларының Региональ этабы булып утте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International