ЯҢАЛЫКЛАР


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

“Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре 21 нче март көнне Халыкара Кояш кешеләре көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрделәр. Үзәктә Саба районының кояш балалары һәм аларның әти-әниләре очрашты. Килгән кунаклар бәйрәм концерты карадылар, “Балкыш” үзәгенең һәм “Семицветик” психологик үзәгенең психологлары кызыклы конкурслар оештырдылар. Барлык катнашучыларга да Шавалиев А.А., ҖЧҖ "ФРГ", ИП "Мубаракзянов" күчтәнәчләр өләште. Бәйрәм кунаклары күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Ике басу Арташ авылындагы роботлаштырылган сөтчелек комплексы, 2013 елның октябрь аенда кулланышка тапшырылган. Биредәге комплекста Lely фирмасының саву роботлары уранштырылган. Көндәлек комплекста 5700 кг артык сөт савыла. Бер сырга уртача 27,1 кг сөт савыла. 2017 елда комплексының бер сырга 9205 кг сөт савылган.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

Терлекчелек бүлеге.

Саба муниципаль районының социаль яклау бүлегендә чираттагы ведомствоара социаль тернәкләндерү консилиумының утырышы узды. Утырышта ведомства әгъзалары гаиләләрнең шәхси тернәкләндерү планын карадылар, гаиләләр белән эшләү буенча нәтиҗәләр ясалды, исәптә торучы гаиләләрнең торак-көнкүреш шартлары турында фикер алыштылар.

Саба «Мелиорация» күчмә механикалаштырылган колоннасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Эшчәнлегенең төп юнәлеше булып гидротехник корылмалар, бетон юллар төзү, йортлар төзү һәм аларга капиталь ремонт ясау. 2017 елда җитештерелгән продукция күләме 175832 мең сум тәшкил иткән. - Икътисад бүлеге

Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-атлары арасында Саба муниципаль районының волейбол Чемпионаты.

2017елда «Павлов Рафаэль Викторович» крестьян фермер хужалыгы, сарык урчету өчен 200башка исәпләнгән гайлә фермасы төзәргә грант алды.

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында 20 нче март көнне "Юлдаш" гәҗте журналистлары булып китте.

 

Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты

18 нче март көнне Иске Икшермә авылы мәдәният йорты Нәүрүз бәйрәмен үткәрделәр.Бәйрәмдэ төрле җырлар яңгырады. “Сәйлән бөртекләре” бию төркеме үзләренең  дәртле биюләрен башкардылар.  Соңыннан бәйрәм төрле уеннар белән дәвам итте, барысыда  кайнар чәй һәм коймак белән сыйландылар.  Иске Икшермә авыл җирлеге.

20-21 март көннәрендә Балтач муниципаль районында узган «Созвездие – Йолдызлык - 2018» конкурсының зона этабында районның мәгариф учреждениеларында белем алучы укучылар һәм иҗади коллективлар чыгыш ясады.

Грипп һәм башка кискен вируслы-респиратор авырулары профилактикасы.

Саба районында, шулай ук Татарстан республикасында да, кискен вирус-респиратор авырулар һәм грипп үсүен дәвам итә. Узган атна белән чагыштырганда, (12.03.18-18.063.18) авыру очраклары 1,8 тапкырга арткан, ә мартның беренче атнасы белән чагыштырсаң 5 тапкырга. 7 Грипп очрагы теркәлгән (4-грипп В, 2-грипп А(Н3N2), 1 грипп(Н1N1) SW09).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International