ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

Килдебәк авыл җирлегендә  “Лукоз Саба” җәмгыятенең кәҗә фермасының өченче корпусын төзү эшләре дәвам итә.

Урта белем бирү оешмаларының 10 класс егетләле һәм Саба аграр көллияте студентлары АК-74 автоматыннан ату өчен Казан шәһәренең танк училищесы полигонына бардылар

 Саба районының "Тимерхан" командасы алкалы хоккей буенча Төнге Хоккей Лигасы 18+ Бөтенроссия фестивалендә Чемпион калды.

18 май көнне Район үзәк китапханәсенең методик бүлеге, район үзәк китапханәчеләре арасында “Бөек китап юлы” дип исемләнгән әдәби ярыш уздырды. Безнең алда торган зур проблемаларның берсе – өлкәннәрне, балаларны  китап укуга җәлеп итү.

“Юлбат” хуҗалыгында кукуруз чәчүгә керештеләр, шул ук вакытта көзге культураларга чүп уләннәренә каршы агу сиптерү эшләре дә бара.

 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

15 май көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортына Казан шәһәреннән волонтерлар килде һәм Россия халкы милләтләрен берләштеру максатыннан оештырылган ел кысасы нигезендә “Бергә җылырак” дип аталган хәйрия чарасы уздырдылар.

  

Ганиев Ильянур крестьян фермер хуҗалыгында арпа культурасын 60 гектарда чәчү тәмамланып килә, шулай ук 25 гектарда борчак чәчелгән. Чәчү эшләре яхшы оештырылган, механизаторлар барлык агротехнология тәлапләрен үтиләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.

Менә җылы вакыт та килде. Кояш көн саен күбрәк җылыта һәм әйләнә-тирә көннән-көн яшелләнеп бара.

  "Бөтенроссия урман утырту көне" акциясе кысаларында Мишә авыл җирлегендә "Урман утырту көне" акциясе узды. Мишә авыл җирлеге оешма-учреждениеләр коллективлары  үзләренә беркетелгән территорияләрендә агач утыртуда актив катнашты.

 

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Халыкара музейлар көне белән котлыйбыз!

 

Музейлар халыкның матди тарихын, мәдәниятен, холкын һәм рухын чагылдыралар һәм саклап торалар. Алар безгә, вакытны артка чигереп, үткәнебез белән турыдан-туры танышу, бүгенгебезне аңлау һәм киләчәгебез турында уйлану мөмкинлеге бирәләр.

 

Музейларның һәрберсе кабатланмас һәм үзенчәлекле, шулай да алар бергәләп мөһим вазыйфа – белем һәм тәрбия бирү, тарихыбызны киләчәк буыннарга җиткерү бурычын башкаралар.

 

Сайлаган һөнәрегезгә тугры булуыгыз һәм намуслы хезмәтегез өчен ихлас рәхмәтләр белдереп, сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, алга таба да  мәдәни мирасны саклап калу бурычларын уңай хәл итүдә уңышлар телибез.!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International