Аш-су остасы компетенциясе буенча бәйге

2024 елның 19 апреле, җомга

Мәктәп укучылары арасында «ЮниорПрофи»  һөнәрләр чемпионаты кысаларында 18 апрель  көнне Саба урта мәктәбе базасында «Повар эше» компетенциясе буенча конкурс  узды.

Бәйгедә катнашучаларның  «Аш-су остасы» һөнәре турында хәбәрдар булуы, биремгә туры килгән ризыклар әзерләү һәм презентацияләү белән бәйле биремнәрне үтәүне үз эченә алды.

Беренче модульдә, катнашучалар теоретик өлеш буенча сорауларга җавап биргәндә һәм карточкалар белән эшләгәндә, укучыларның яхшы әзерләнгәнен һәм бу өлкәдә тирән белемгә ия булганнарын күрдек. Икенче модульдә укучылар яшелчәләрдән карвинг ясадылар (5-7 сыйныфлар)  һәм камыр басып токмач кистеләр  (8-11 сыйныфлар). Соңыннан  иң яхшы 10 конкурсант бәйгене дәвам итте, алар коймак (5-7 сыйныфлар) һәм баллы торт (8-11 сыйныфлар) әзерләделәр. Биремнәр укучыларның эш кораллары һәм техника белән эшләү күнекмәләрен генә түгел, ә иҗадилыкны, стиль хисе һәм яхшы зәвыкны да таләп итте.

 Конкурс нәтиҗәләре буенча 5-7 сыйныф укучылары арасында:

I урын- Олы Шыңар мәктәбеннән Минһаҗев Бәхтияр

II урын – Саба  мәктәбеннән Шәмсевалиева Мәликә

III урын – Шәмәрдән лицееннан Шәйморданова Самира

8-11 сыйныф укучылары арасында:

I урын- Эзмә мәктәбеннән Әхмәтова Галия

II урын- Тимершык мәктәбеннән Ибраһимова Камилә

III урын- Килдебәк мәктәбеннән Ганиева Сөмбел

Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар, иҗади табышлар һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International