«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Районкүләм өмә»

2024 елның 20 апреле, шимбә
Тирә-яктагы табигый мохитне яхшырту, халыкның экологик культурасын күтәрү, шулай ук төзекләндерүне тәэмин итү, чисталык һәм тәртип урнаштыру максатларында 20 апрельдә Саба районында «Районкүләм өмә» игълан ителде. «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре әлеге чарада актив катнаштылар. Өмә барышында яфраклар һәм ботаклар җыелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International