«Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Габдулла Тукайның туган көне.

2024 елның 26 апреле, җомга

26 нчы апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә тәрбияләнүчеләр белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар үткәрелде.

«Шәфкатьлелек» бүлегендә балаларга «Су анасы» әкияте буенча театральләштерелгән тамаша күрсәттеләр.

«Кояш нурлары» төркемендә балаларга кунаклар булып Шүрәле әкиятләре геройлары килде. Алар белән бергә уеннар уйнадылар.

Урта корпуста балалар арасында Габдулла Тукай әкиятләре буенча рәсемнәр конкурсы уздырылды һәм тәрбияләнүчеләр үзләре стена газетасы чыгарды. Чара ахырында шагыйрьнең җырларын тыңладылар.

Логопед белән берлектә «Габдулла Тукай - безнең бөек шагыйребез» дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара барышында шагыйрьнең биографиясе белән таныштылар, сорауларга җавап биреп, бөек шагыйрь язган әкиятләрне һәм шигырьләрне искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International