Бүген, 7 нче май көнне. "Яшьлек"яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Шәмәрдән авылында яшәүче тыл ветераннарын котладылар.

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Бүген, 7 нче май көнне. "Яшьлек"яшьләр үзәге хезмәткәрләре, Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан, Шәмәрдән авылында яшәүче тыл ветераннарын котладылар. Аларга авыр хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар. Тыл ветераннарының балачагы тормышның иң авыр, ачлык, ялангачлык елларына туры килә, олылар белән бер рәттән хезмәт итәләр. Аның өстенә ятимлек, югалту газапларын кичерәләр. Бүген алар үзләренең хис, тойгылары, үткән тормыш юллары белән уртаклаштылар. Безгә тыныч тормыш якынайткан,  Бөек Җиңү өчен, тылда батырларча көрәш алып баруыгыз өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннар! Ныклы сәламәтлек, тынычлык, имин тормыш телибез сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International