Мичән авыл жирлегендә тантаналы митинглар

2024 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

8 нче майда, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Мичән авылы җирлегенә кергән Керәнне, Иске Мичән, Яңа Мичән авылларында тантаналы митинглар үткәрелде.  Әлеге митингларда  Мичән төп мәктәбе укучылары һәм укытучылары, авылдагы оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, тыл ветераннары, авыл халкы һәм бәйрәмгә килгән кунаклар катнашты. Укучылар көче белән эчтәлекле концерт куелды.

        Яна Мичән авылында Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнар истәлегенә яңа монумент ачылды. Монументны ачу тантанасында район хакимияте башлыгының урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы һәм Саба районы  социаль яклау мөдире Гайнетдинова Лилия Нургаян кызы катнаштылар. Халык бу монументны төзелгәнгә сөенделәр. Бик зур ярдәм күрсәткәне өчен Саба район башлыгы Минниханов Рәис Нургали улына рәхмәт белдерәбез. Шулай ук митинг барышында сугыштан катнашкан авылдашлар истәлегенә эшләнгән монументка чәчәкләр куелды һәм  Бөек Ватан сугышында хәлак булган әби-бабаларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International