Шигырь бәйгесе

2015 елның 26 апреле, якшәмбе
26 нчы апрельдә бөек шагыйребез Г.Тукайнын туган көне уңаеннан Шекше мәдәният йортында балалар өчен шигырь бәйгесе үткәрелде. Ул “Язгы хисләр” дип исемләнгән иде. Кичә ике өлештән торды. Иң элек  балалар Тукайның тормыш юлын тагын бер кат күз алдыннан үткәрделәр, викторина уенында катнашып, Г.Тукай иҗатын чагылдырган сорауларга җаваплар бирделәр. Кичәнең икенче өлешендә балалар нәфис сүздә осталыкларын күрсәтеп, алдан ук әзерләп килгән шигырьләрен сөйләделәр, Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкардылар. Һәр катнашучыга  мәдәният йорты исеменнән истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды. Кичә ахырында, катнашучылар күмәкләшеп  Г.Тукай иҗат иткән “Туган тел” җырын башкарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International