Җиңел атлетика

2015 елның 23 мае, шимбә

23нче май көнне 5-11нче сыйныф укучылары арасында Байлар Сабасының “ОЛИМП” стадионында җиңел атлетика ярышы булды. 300 укучы кыска һәм озын арага йөгерү, эстафета, ераклыкка сикерү, туп һәм граната ату төрләрендә үзара көч сынаштылар.  Һәр төрдә үз җиңүчеләре билгеләнде.  Гомумкоманда нәтиҗәләре буенча, Сатыш урта мәктәбе командасы 3нче, Икшермә кадет интернат-мәктәбе 2нче, Шәмәрдән лицее командасы 1нче урынны алуга ирештеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International