“Сәләт-Саба” аланы үз эшен башлап җибәрде

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

27 июньда  Сәләт Саба аланының беренче көне! Балалар, килеп урнашып бетү белән җиң сызганып эшкә тотындылар. Быелгы аланның тематикасы Гарри Поттер сюжеты белән бәйле. Сәлкешләрне махсус эшләпә факультетлар буйлап бүлгәч, балалар төркемнәре буенча таралдылар. Бер-берсе белән танышып, төрле уеннар уйнагач, алар "Сәләт дөньясы" белән таныштылар, мавыктыргыч квестта катнашып, явызлык эшләгән сихерчене таптылар. Кичке чара бүген төркемнәр белән танышуга багышланачак. Сәләт-Саба аланына уңышлар теләп калыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International