Олы Нырты авыл китапханәсе (китапханәче Ахметшина Л.) шәһәрдән кунакка кайткан балаларны китапханәгә чакырып "Ел китабы бәйгесендә" җинеп чыккан А. Әхмәтгалиеваның "Мин гашыйк булдым " , " Ә. Гаязовның " Мин бәләкәй бит әле " , Мөҗәһитнең " Баллы җәй " китапларына кузәтү ясап, кычкырып уку көнен уздырды. Балаларга китаплар бик ошады һәм укып бетерергә өйләренә укырга алдылар.