4 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Ракипова Л.М. Сабабаш китап бирү пунктында, Сабабаш авыл клубы белән берлектә, Роберт Миңнуллинга 68 яшь тулу уңаеннан "Р.Миңнуллин иҗатында балачак иле" - әдәби сәгать уздырды. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Аннан соң балалар язучының яраткан шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Соңыннан балаларга истәлек бүләкләре өләшенде.