4 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен күңелле уеннар оештырдылар. Балалар бөтен дөньяларын онытып, рәхәтләнеп күңел ачтылар, сикерештеләр, йөгерештеләр. Җиңүчеләргә төрледән-төрле мавыктыргыч бүләкләр әзерләнгән иде. Бу көнне берәү дә бүләксез калмады.