Саба район балалар китапханәсендә библиографик дәрес

2016 елның 5 августы, җомга

5 август көнне Саба район балалар китапханәсендә Саба  гимназиясе янында эшләүче “Шатлык” лагерь  балаларының 2,7  нче отрядлар өчен “Китапханә һәм мин” библиографик дәрес үткәрелде.

Китапханәче Гарипова А.М.  белешмә-библиографик аппарат, алфавит һәм систематик каталогларының төзелешен аңлатты, китап фонды белән таныштырды, китапханә хезмәткәрләренең  китап фондыннан китап табып бирү ысулын күрсәтте. Чара ахырында балалар, китапханә алдыра торган журналларны карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International