Мишәбаш авыл мәдәният йорты мөдире Ахатова Хания һәм китапханәче Галиева Тәгзимә шаян клоуннар булып "Тюльпан" балалар бакчасына кунакка бардылар. Клоуннар балалар белән уеннар уйнадылар, кызыклы шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр, Балалар өчен әзерләнгән күңелле программа белән чыгыш ясадылар. Балалар үзләре дә җырлап, биеп, шигырьләр сөйләп үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.