13 нче ноябрь көнне Шәмәрдән лицеенда «Ачык ишекләр көне» үткәрелде. Әлеге чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Капитонова Г.Т., мәгариф идарәсе методистлары, мәктәп директорлары, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, укытучылар катнашты. Кунаклар, төркемнәргә бүленеп, барлык фән укытучыларының дәресләрен карадылар. Алар ачык дәресләрнең югары дәрәҗәдә, яңа алымнар, Сингапур методикасын кулланып үтүен билгеләделәр. Түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Гомумән, бик эшлекле, нәтиҗәле тәҗрибә уртаклашу булуын һәркем ассызыклады.