Район китапханәсенең уку залында узган “ Китап сөючеләр” әдәби кунакханәсенең чираттагы утырышы

2016 елның 18 октябре, сишәмбе

“Ак торна каргышы”, “Сәвилә”, “Бүре каны”, “Ут күбәләге”, “Мәхәббәттә гөнаһ бар”, “Бер тамчы ярату”, “Сихерче”, “Китәм димә”-бу әсәрләрне татарда укымаган кеше сирәктер. Яхшылык һәм өмет белән сугарылган бу әсәрләрнең исемен әйтүгә күз алдына  Республиканың халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова килеп баса. 20 октябрьдә язучының 60 еллык юбилее.Шул уңайдан 18 октябрьдә район китапханәсенең уку залында  узган  “ Китап сөючеләр” әдәби кунакханәсенең чираттагы утырышы язучы иҗатына багышланды, “Язучы туган мәлдә” китап күргәзмәсе оештырылып , укучыларга тәкъдим ителде. Йолдыз Гарипова, Гөлсинә Галләмова  язучының иҗат юлы белән таныштырдылар, әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Әдәби кичә ахырында  викторина үткәрелде,фикер алышулар булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International