Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы

2017 елның 21 гыйнвары, шимбә

20-21 гыйнвар көннәрендә Байлар Сабасында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы булып үтте. Мөгаллимнәр шорт-трек, канат тарту, өстәл теннисы, чаңгыда узышу, хатын-кызлар идәннән күтәрелү, ир-атлар турникта тартылу буенча үз көчләрен сынадылар. Ярышлар бик мавыктыргыч һәм күңелле үтте. Гомүми нәтиҗәләрдән сон, командалар арасында беренче урынны Лесхоз урта мәктәбе яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Икенче урынга Икшермә кадет интернат-мәктәбе һәм өченче урынга Эзмә урта мәктәбе иреште. Җиңучеләргә  грамота һәм акчалата бүләкләр, командаларга спорт җиһазлары алу өчен сертификатлар тапшырылды. Иң көчлеләр Саба районы данын яклап, 18 нче февраль көнне, Спартакиаданың республика этабында катнашачаклар. Киләсе ярышларда уңышлар теләп калабыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International