Район китапханәсендә студентлар көненә багышланган “Студентлы яшьлек елларым” мәгълүмат сәгате

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

25 январь көнне район китапханәсендә студентлар көненә багышланган “Студентлы яшьлек елларым” - мәгълүмат сәгате узды.Күпме генә еллар үтсә дә, барыбыз да шау- шулы , күңелле студент елларын онытмыйбыз, сагынып искә алабыз. Шул хатирәләрне барлап китап бирү бүлегендә “Барысы да студентлар турында” тематик папка  булдырылды, студентлар тормышын яктырткан әдәби әсәрләрдән күргәзмә төзелеп китап укучыларга тәкъдим ителде, студент укучыларыбыз белән әңгәмәләр үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International