3 март көнне район китапханәсенең уку залында “Мишә дулкыннары” язучылар, шагыйрьләр клубының утырышы узды. Очрашуда Иштуган авылы имам хатыйбы Мортазин Хәлил “Җомга көн”, “Уйлану”, “Ана күз яше” исемле һ. б. бай эчтәлекле, тирән мәгънәле шигырләрен укыды, татар халкы моңына күмелгән җырлар башкарды. Шул шигырьләрнең берсе сезнең игътибарга.
Мәчет бит ул Аллаһ йорты
Шуны бер дә онытма,
Күп булса да гөнаһларың
Кил мәчеткә – курыкма!
Аллаһ сине гафу итәр
Сорый белсәң син әгәр,
Аллаһ юлын син ташласаң,
Төшәчәк сиңа каһәр.